news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эштә чиктән тыш арый торган кешедә төрле авырулар килеп чыгуы ихтимал

Тикшеренүдә барлыгы 1,7 мең кеше катнашкан. Алар эштәге киеренкелекне талчыгуның төп сәбәбе дип атаган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Эштә чиктән тыш арый торган кешеләрнең күрү органнары, эндокрин, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына дучар булу куркынычы зур. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төньяк-Көнбатыш гигиена һәм сәламәтлек фәнни үзәге экспертларына сылтама белән хәбәр итә.

Тикшеренүдә барлыгы 1,7 мең кеше катнашкан. Ачыкланганча, эштә чиктән тыш арый торган хатын-кызларның яртысы һәм ир-атларның өчтән бер өлешендә сәламәтлек белән бәйле проблемалар башланырга мөмкин.

Тикшерүдә катнашучылар эштәге киеренкелекне талчыгуның төп сәбәбе дип атаган. Чиктән тыш аруга шулай ук җаваплылык белән бәйле эмоциональ киеренкелек һ.б. факторлар да йогынты ясый. Мондый кешеләр елына уртача 24,9 көн авырый икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100