Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы стадионнарда сыра сата башлау закон проектын беренче укылышта хуплады
2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путиннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт сорады.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы футбол матчлары вакытында стадионнарда сыра һәм сыра эчемлекләре сатарга рөхсәт итә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта Федераль Җыелышның түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.
Яңа закон кабул ителгән очракта спорт чараларын оештыручылар белән килешү төзегән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр сыра сата алачак.
Шул ук вакытта алар сыра сатудан кергән акчаны профессиональ һәм балалар-яшүсмерләр спортын финанслауга юнәлдерергә тиеш булачак.
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Игорь Лебедев һәм Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Дмитрий Свищев «стадионнарда сыра, сыра эчемлекләрен сату һәм куллану мөмкинлеге бары тик рәсми спорт ярышлары кысаларында футбол матчлары уздырганда гына мөмкин булачак», дип ышандырган. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә.
- Стадионнарда сыра сату, реклама һәм сыра куллану 2005 елда тыелды. 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путиннан футбол матчлары барышында сыра сатарга рөхсәт итүне сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз