news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен тавыш бирде

106 кеше үз республикасы парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирде

Азнакайда Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен тавыш бирде
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 13 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Тансылу Саниева). 22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында парламентка сайлаулар уза. Әлеге мөһим вакыйгадан үз туган илләреннән еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә урнашкан сайлау участогына килеп, 106 кеше үз республикасы парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүгенге көндә Актүбә битсәсендә гомер кичерүче Гүзәл ханым бирегә 2006 елда ук күченеп кайткан.

«Әнием биредә туган, шунда үскән булган. Шуңа ирем вафатыннан соң мин өч баламны алып, монда кайтып төпләндем. Алар татар һәм рус телләрен камил белә, инде үз тормышларын корды. Үзбәкстанда бик күп туганнарыбыз калды, сайлауга да аларның якты киләчәге өчен тавыш бирергә дип килдем», — ди Гүзәл.

Анакайда алдан тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде.

«Безнең сайлау участогы вәкилләре 12-18 декабрьдә район-шәһәрләрдә эшләячәк. Республика парламентына соңгы сайлаулар 2014 елда булган иде. Ул вакытта илчелектә исәптә торган гражданнар гына тавыш бирүдә катнаша алды, — диде Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы, сайлау комиссиясе рәисе Фариддин Насриев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100