news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш яңа елга әзерләнә: егетләр боз кисә

Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак.

Актаныш яңа елга әзерләнә: егетләр боз кисә
aktanysh.tatarstan.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Актанышта боз кисү эшләре тулы куәттә бара. Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Әлеге хезмәткә Актаныш икмәк кабул итү предриятиесе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү һәм районның газ оешмалары җәлеп ителгән. Оешма-предприятие хезмәткәрләре бензин пычкысы белән кискән боз блокларын «Актаныш юллары», ИТК, ПМК кебек оешмалар алдан билгеләнгән мәйданнарга ташый.

Актаныш егетләре боз шәһәрчеген әкият иленә әйләндерү өчен тырышып эшлиләр, кырмыскалар кебек һәркайсы хәрәкәттә биредә. Әле бу эшкә кичә генә тотынсалар да, инде боз блоклары шактый тупланган.

Халык күпләп йөри торган мәйданнарда, гадәттәгечә, боздан корылмалар, шугалаклар, лабиринтлар ясаяачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100