Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада иң яхшы эретеп ябыштыручы, токарь һәм шоферны сайладылар
Түбән Камада иң яхшы эретеп ябыштыручы, токарь һәм шоферны сайладылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Түбән Кама, 13 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада эшче яшьләр арасында “Һөнәрләре буенча иң яхшысы” һөнәри осталык гомумшәһәр конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Сентябрь аеннан башлап төрле предприятие һәм оешмаларда хезмәт итүче яшьләр үз эшләренең осталарын билгеләде.
Иң яхшы исемен алу өчен 50 токарь, эретеп ябыштыручы һәм шоферлар көрәште. Бүген җиңүчеләр дипломнар һәм премияләр белән бүләкләнде. Яшь белгечләрне “Түбән Кама муниципаль берәмлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин котлады. “Иң яхшы токарь” һәм “Иң яхшы шофер” номинацияләренә җиңүче исеменә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ хезмәткәрләре лаек булды. Ә “Иң яхшы эретеп ябыштыручы” дип «Двигательмонтаж-НК» ҖЧҖ эшчесе табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз