news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссиядә өч йөз еллык тарихы булган борынгы Татар зираты сакланган

1717 елда ачылган зиратта хәзерге вакытта да гамәлдә.

Белоруссиядә өч йөз еллык тарихы булган борынгы Татар зираты сакланган
https://dsmr.ru

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Белоруссиянең Слоним шәһәрендә борынгы Татар зираты урнашкан. Ул 1717 елдан алып бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Биредә Беренче бөтендөнья сугышы чорында ислам динен тоткан сугышчыларының 1914 елгы бердәнбер каберлеге элеккеге хәлендә сакланган.

«Ихлас» шәһәр мөселман дини җәмгыяте рәисе, имам Сөләйман хаҗи Байрашевский Sputnik хәбәрчесенә әлеге зиратның Белоруссиядә иң уникаль Татар зиратларының берсе булуын сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, татарлар Слоним шәһәрендә XIV гасырдан бирле яши, ә быел аларның белорус җирләрендә урнашуына 625 ел тула. Үз вакытында Слоним татарлар саны буенча Белоруссиядә дүртенче урында торган. Биредә 1939 елга кадәр 600 татар яшәгән.

Беренче Татар зираты Слоним шәһәреннән ерак түгел Ганьки авылында урнашкан. Соңрак граф Пусловский татар җәмәгатьчелегенә диндәшләрен җирләү өчен Слонимнан биш чакрым ераклыкта, урман җирлегендә башка урын биргән.

«Бу зират 1717 елдан алып безнең көннәргә кадәр гамәлдә. Җирле Татар зираты уникаль тарихи һәйкәл булып тора, аңа инде өч йөз елдан артык», — дип аңлата Сөләйман Байрашевский.

Советлар Союзы чорында Слонимдагы мөселман зираты Казан, Уфа һәм Самара губерниясе татарларын һәм рус мөселманнарын җирләүнең беренче һәм бердәнбер урыны булды. Биредә 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы чорында немецлар белән бәрелештә һәлак булган мөселман кешеләрен җирләгәннәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100