news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: 2025 елга эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш

Бүгенгә илдә сәламәтлекләре буенча чикле кешеләрнең 25 процентка якыны эшли.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 2025 елга Россиядә эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин «Сильные идеи для нового времени» форумында шул хакта сөйләде. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы сөйләвенчә, бүгенгә сәламәтлекләре буенча чикле кешеләрнең 25 процентка якыны эшли.

«Инвалидлар арасында мәшгуль кешеләр санын ике тапкыр арттырырга һәм 51 процентка җиткерергә планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Путин.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин октябрьдә инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән 2021-2024 елларга чаралар планын раслаган карарны имзалаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100