news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар

2013 елның 29 июнендә расланган карарга төзәтмәләр кертелде.

Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар. Хәзер салкын вакытта укучылар дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килә ала. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Моннан тыш, укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала.

Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында.

news_right_1
news_right_2
news_bot