Татарстанда инвалидларның хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли башлаячак

Эш көннәрендә шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.00дән 13.00гә кадәр тәнәфес) кабул ителә,

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр инвалидлар декадасы алдыннан Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләрнең, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен кайнар линия оештырылачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

+7(843)557-21-25 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эш көннәрендә шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.00дән 13.00гә кадәр тәнәфес) кабул ителә,

Шулай ук үз мөрәҗәгатенне Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.