news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өчпочмак сурәтләнгән яңа граффити барлыкка килде

Ул «Чишмәле» скверы янында баскычта «Испеки мне эчпочмаки» клибы өчен эшләнгән.

Казанда өчпочмак сурәтләнгән яңа граффити барлыкка килде

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында Фучик урамында гадәти булмаган граффити барлыкка килде. «Чишмәле» скверы янында Валентин Серовның «Девочка с персиками» танылган картинасының герое сурәтләнгән булган. Тик аның каршындагы җиләк-җимеш урынына өчпочмаклар ята. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге граффитиның авторы — SlyDog буларак билгеле булган Казан рәссамы Азат Алиев.

«Без өч сәгать дәвамында эшләдек. Юмористик картина Казан башкаручысы Enaecash ның „Испеки мне эчпочмаки“ җырына клип төшерү өчен эшләнде. Шәфталуны өчпочмакка алыштыру идеясен башкаручы үзе тәкъдим итте. Биредә йөрүчеләр идеяне хуплады һәм уңай кабул итте. Яз җиткәч, бу картинаны эшләп бетерергә уйлыйбыз, чөнки әлегә ул объект диварының зур булмаган өлешен генә алып тора», — диде автор.

Моннан тыш, быел рәссам «Музыка» скверы янында опера җырчысы Хәйдәр Бигичевны сурәтләгән иде, шулай ук «Алтынчәч» операсының баш герое белән мурал ясаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100