news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә күл буе паркы төзекләндерелә

Бу эшләр республика бюджетыннан финанслана.

Чирмешәндә күл буе паркы төзекләндерелә
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге күл буе паркында төзекләндерү, төзелеш эшләре дәвам итә. Бу эшләр республика бюджетыннан финанслана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер күл буенда яңа брусчаткадан эшләнгән тротуардан йөрергә, балалар уен мәйданчыгында ял итәргә, тирә-юньдәге матурлык белән хозурланырга мөмкин.

Яр буенда да үзгәреш бар — «Мин яратам сине, Чирмешән!» сүзен (яратам сүзе — йөрәк рәвешендә) ике телдә кабат, яңа, каты, зур ташлар кулланып язганнар.

«Күлнең суы гына гел китеп тора, бу проблеманы хәл итү юлын һаман таба алмыйбыз», — ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100