news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волонтерлар Татарстанның 65 яшьтән өлкәнрәк халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк

Ярдәм кирәк кеше 8 800 200 34 11 номеры буенча кайнар линиягә шалтырата ала.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Волонтерлар Татарстанның 65 яшьтән өлкәнрәк халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк. Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эше яңартылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Гаризаны эшкәртү механизмы түбәндәгечә:

1. Ярдәм кирәк кеше кайнар линиягә шалтырата;

2. Оператор «Гомумроссия „халык“ фронты (ГХФ). Ярдәм» системасына гаризалар кертә;

3. Гаризалар төбәкләргә бүленә һәм БЕЗ БЕРГӘ региональ штабына җибәрелә.

Гаризаларны үтәү координаторы булып «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» оешмасы тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100