news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара эзтабарлары Түбән Новгород өлкәсендә 8 солдатның җәсәден һәм медальон тапкан

Эзтабарлар 59нчы армиянең икенче укчылар дивизиясе эзләре буенча барган.

Кукмара эзтабарлары Түбән Новгород өлкәсендә 8 солдатның җәсәден һәм медальон тапкан
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 13 октябрь, «Татар-информ, «Хезмәт даны», Эльвира Иванова). 17-27 сентябрь көннәрендә Кукмара аграр көллияте эзтабарлары отряд командиры Раниф Сәмигуллин җитәкчелегендә Түбән Новгород өлкәсенең Мостки авылында узган «Үзән-2021» экспедициясендә катнашты. Бу хакта мәгариф учреждениесе Инстаграмында хәбәр ителә.

Алар 59нчы армиянең икенче укчылар дивизиясе эзләре буенча барган. Эзләү эшләре барышында Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче сигез солдатның җәсәдләре һәм бер медальон табылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100