Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада көн саен битлек режимын бозуның егермеләп очрагы теркәлә
9 айда Түбән Камада 6556 кеше, шул исәптән 126 шәхси эшмәкәр, 95 вазифаи зат һәм 6335 физик зат административ җаваплылыкка тартылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре көн саен ковид-19 буенча профилактик чаралар үтәмәүгә бәйле егермегә якын хокук бозу очрагын терки. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Эчке эшләр органнары, Россия кулланучылар күзәтчелеге җәлеп ителде, сәүдә үзәкләрен, җәмәгать транспортын тикшерү буенча мобиль төркемнәр булдырылды, хокук бозу очраклары ачыкланып тора», — диде Марина Камелина.
Әйтик, узган атна дәвамында 85 сәүдә объекты тикшерелгән, битлек режимын бозган өчен, физик затларга 166 беркетмә, тагын шундый ук 32 беркетмә җәмәгать транспортында төзелгән.
9 айда Түбән Камада 6556 кеше, шул исәптән 126 шәхси эшмәкәр, 95 вазифаи зат һәм 6335 физик зат административ җаваплылыкка тартылган.
«Хәзер зарарлану чыганаклары барлыкка килүгә юл куймау бик мөһим, ә моның өчен без үз коллективларыбызда, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, оешмаларда кабул ителгән барлык профилактика чараларын төгәл үтәргә тиеш», — диде шәһәр мэры урынбасары.
«Боларның барысы да, безнең икътисадыбыз тотрыклы эшли алсын өчен, катгый чикләүләр булдырмас өчен, безнең зур, урта, кече предприятиеләр эшли алсын өчен кирәк, чөнки меңләгән Түбән Кама гаиләләренең тормышы аларның тотрыклы эшләвенә бәйле. Безгә хәзер барыбызга да үзебез һәм якыннарыбыз алдында тәртип һәм җаваплылык күрсәтү мөһим», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз