news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чүп чыгаруны иярченнәр ярдәмендә контрольдә тотарга тәкъдим иттеләр

Система һәм аны гамәлгә кертүнең бәясе 10-50 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә чүп чыгаруны иярченнәр ярдәмендә контрольдә тотарга тәкъдим иттеләр. Төбәкара «Халык контроле» кулланучыларның хокукларын яклау җәмгыяте» шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Белгечләр фикеренчә, IT-система чүп түгү машиналарының хәрәкәт маршрутларын визуальләштерергә ярдәм итәчәк.

«Тәкъдим ителгән система әлеге мәгълүматларны берләштерергә һәм визуальләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Google яки „Яндекс“ны хәтерләткән картадан төбәк операторлары гына түгел, күзәтчелек органнары һәм гади гражданнар да файдалана алачак», - дип белдерде «Халык контроле»нең идарә рәисе Александр Смирнов әлеге инициативаны шәрехләп.

Аның мәгълүматлары буенча, система һәм аны гамәлгә кертүнең бәясе 10-50 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин. Моннан тыш, программистлар тарафыннан комплекска бер ел дәвамында хезмәт күрсәтү тагын 1-1,5 миллион сумга төшәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot