news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән космонавт иртәгә икенче тапкыр космоска оча

Корабль «Байконур» космодромыннан 8:45 сәгатьтә очып китәчәк.

Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән космонавт иртәгә икенче тапкыр космоска оча
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 октябрьдә, Россия Герое, Бөгелмәдә туып-үскән Сергей Рыжиков «Союз МС-17» корабле командиры буларак, икенче тапкыр космоска очачак. Экипажга шулай ук Россия космонавты Сергей Кудь-Сверчков һәм Америка астронавты Кэтлин Рубинс та кергән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Корабль «Байконур» космодромыннан 8:45 сәгатьтә очып китә. Космонавтлар станциянең эшкә сәләтлелегенә ярдәм итәк, аны җиһазлау эшләрен башкара, экспериментлар үткәрә, йөк һәм пилот корабльләрен каршы ала. Халыкара космик станциягә 3 сәгать 7 минутта очып барып җитә «Союз МС-17» космик корабле 173 кг файдалы йөк алып бара. Экипаж космоста 177 көн — 2021 елның 9 апреленә кадәр булыр дип планлаштырыла.

Сергей Рыжиков экипаж командиры сыйфатында беренче очышны 2016 елның октябрь — апрель айларында ясады. Дәвамлылыгы 173 көн 3 сәгать 15 минут һәм 21 секундны тәшкил итте. «Күктә Аллаһ юк. Ул һәрвакытта да ихлас йөрәктә», — диде Сергей Николаевич бер интервьюда.

2019 елда «Мәскәү — Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумында Рөстәм Миңнеханов Сергей Рыжиковка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале тапшырган иде.

2018 елда бу форумда космонавт спикер буларак чыгыш ясады. «Ни гаҗәп, очрашуларда яшьләр күпчелек күпме акча аласыз, дип сорый. Күпме алачагымны очучылар училищесына кергәч кенә белдем. Безнең чорда болай кабул ителмәгән иде. бу дөрестер дә. Хыял, омтылыш белән яшәргә кирәк. Ә калганы җайлана аның», — дип киңәш бирде ул яшьләргә.  

Халыкара космик станция 90 минут эчендә бөтен Җир шарын урый. Космонавтлар өчен һәр 1,5 сәгать саен Кояш чыга. Бер тәүлектә экипаж Кояш чыгышын һәм баешын 16 тапкыр күрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100