Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда декабрьгә кадәр күмәк чаралар туктатыла
Коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, алдан планлаштырылган вакыйгалар уздырылмый.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыру очраклары арту сәбәпле, Башкортстанда декабрь башына кадәр барлык массакүләм чараларны уздырудан баш тарталар. Бу хакта оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров әйтте. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы яза.
«1 декабрьгә кадәр барлык чараларны да туктатырга яки нормаларны һәм кагыйдәләрне катгый үтәп бик аз кеше катнашында гына уздырырга кирәк», — диде Башкортстан Башлыгы.
Шулай итеп, ул Башкорстан Республикасы мәдәният министры вазифаларын башкаручы Наталья Лапшина докладына җавап бирде. Министр театр-концерт залларының тулылыгын 30 процентка кадәр киметергә, төркемләп уздырыла торган барлык түгәрәк дәресләрне туктатырга, урам чаралары санын ике тапкыр киметергә һәм онлайн-форматны максималь рәвештә кулланырга тәкъдим иткән иде.
Аерым алганда 17 октябрьдә Бәләбәйдә «Җырчы чишмәләр» паркын планлаштырылган фестивальсез генә ачачаклар. Ә 25 октябрьдә Бөредә «Бөре вакыты» архитектура-парк ансамблен чаралар уздырмый гына тапшырачаклар.
«Халык белән шатланып, Бөредә мәйданда йөрисе килгән иде, тик барып чыкмады. Кешеләрне генә чирләтәчәкбез», — диде Радий Хәбиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз