news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 ноябрьдә Казаннан Истанбулга авиарейслар ачыла

Төркиягә 60 көнгә кадәр вакыт аралыгында барып кайту өчен виза таләп ителми.

1 ноябрьдә Казаннан Истанбулга авиарейслар ачыла
Владимир Васильев

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдән Истанбулга Казаннан яңа халыкара рейс ачыла. Очышлар атнага дүрт тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Бу турыда Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рейсларны Казанның «Победа» лоукостеры башкара. Аларга Истанбул халыкара аэропорты хезмәт күрсәтә. Шулай ук атнага ике тапкыр Казаннан Анталиягә даими рейслар бар.

Россиялеләргә Төркиягә 60 көнгә кадәр вакыт аралыгында барып кайту өчен виза рәсмиләштерергә кирәкми. Билетларны «Купить билет» хезмәте аша аэропортның рәсми сайтында һәм мобиль кушымтада алып була.

СОVID-19 таралуын булдырмау өчен, Россиягә чит илләрдән килгән кешеләрдән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте билгеләгән карантин кагыйдәләрен үтәү таләп ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100