Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Литвада 2021 ел Литва татарлары тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан ителде
Илдә 3200 татар яши, дүрт мәчет эшли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Литва сеймы 2021 елны Литва татарларының тарихы һәм мәдәнияте елы дип игълан итте. Бу хакта ил парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
700 ел элек Бөек Литва кенәзе Гедимин илгә Туктамыш хан белән бергә качып килгән татарлар берлеген оештыра.
«Татарлар Литва тарихында сизелерлек эз калдырган, барлык сугышларда һәм восстаниеләрдә катнашкан, Литва азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән. Литва татар җәмгыяте Литва дәүләтчелеген, тарихын һәм мәдәниятен торгызуга зур өлеш кертә, үз тормышын Литва белән бәйли һәм аның тарихының бер өлеше булып тора», - диелгән Сейм резолюция текстында.
Литвада 3,2 мең татар яши. Татарлар Вильнюс һәм Алитус районнарында күпләп яшиләр. Илдә дүрт мәчет эшли, Lietuvos tutorial («Литва татарлары») айлык басмасы чыгарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз