news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районының бер авылында бәрәңге бәйрәме үткәргәннәр

Балаларны чуенда пешкән бәрәңге һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Буа районының бер авылында бәрәңге бәйрәме үткәргәннәр
buinsk-tat.ru

(Буа, 13 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районының Югары Лашчы авылы мәдәният йортында мәктәп укучыларын кунакка чакырып бәрәңге бәйрәме үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бергәләп бәрәңге тарихын барладылар, "икенче икмәк"кә багышланган җырларны башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Шунда ук бәрәңгедән ясалган әйберләрдән күргәзмә дә урын алды.

Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Соңыннан чуенда пешкән бәрәңге һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot