Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альберт Дирзизов дини мәсьәләләр буенча Нурлат районы кураторы булды
Ул элек Түбән Кама районы башкарма комитетында җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милли мәсьәләләр буенча бүлекне җитәкләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Нурлат районында дини мәсьәләләр буенча яңа кураторны тәкъдим иттеләр. Әлеге вазифа Альберт Дирзизовка йөкләнгән, дип хәбәр итә җирле “Дуслык” газетасы.
Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров Дирзизовның әлеге өлкәдә тәҗрибәсе булуын билгеләп үткән.
Альберт Дирзизов 1974 елда Октябрьский районының (хәзер Нурлат) Берлик-Михайловка авылында туган. 1996 елда Казан дәүләт педагогия университетын “Тарих һәм диннәр тарихы” белгечлеге буенча, 2011 елда Россия хокук академиясенең “Юриспруденция” бүлеген тәмамлаган. 2014 елдан Түбән Кама районы башкарма комитетында җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм милли мәсьәләләр буенча бүлекне җитәкләгән.
Хәзер ул Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменында дини берләшмәләр буенча идарәнең дәүләт-конфессия багланышлары бүлеге баш киңәшчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз