Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү реестрына кертелгәннәр саны 13 137гә җиткән

ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько хәбәр иткәнчә, ветераннарны һәм тол хатыннарны торак белән тәэмин итү программаның вакыты чикләнмәгән һәм чиратка тагын күпме кеше басачагын да фаразлап булмый

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ветераннарның тол калган хатыннарын бушлай торак белән тәэмин итү буенча реестрга кертелгәннәрнең саны 13 137гә җиткән. Бүген бу хакта “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько хәбәр итте.
Агымдагы елның 12 октябренә әлеге категория гражданнар белән 11 472 килешү төзелгән. Аларның 3344 – ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды, 1627се – ТРның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, 435е Казан шәһәрендәге махсус программа аша үткән. 5552 кеше торакны икенчел базарда алырга теләк белдергән. Ветераннарның күпчелегенең икенчел базарга китүе берничә төрле аңлатыла. Монда социаль ипотека буенча яңа төзелә торган торакның чикле булуы гына төп фактор булып тормый, шулай ук икенчел торакта шул ук бәягә бер түгел, берничә бүлмәле фатир алу мөмкинлеге дә җәлеп итә.
2005 елның 1 мартыннан соң торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан ветераннар һәм тол хатыннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, 10 млрд. сум күләмендә акча бүленгән. Бу елда чиратка басканнарны торак белән тәэмин итү өчен, тагын 1,5 млрд.сум акча сорала. Бу нисбәттән РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына махсус хат юлланган.
ТР Дәүләт торак фондының башкаручы директоры урынбасары Марат Гаделшин хәбәр иткәнчә, фонд аша торак алырга теләүчеләр реестрында 3373 кеше теркәлгән. 3298 ветеран фатир сайлауда катнашып, протоколга кул куйган. Фонд аша ветераннар өчен 183 объект төзелә. Моның өчен 6 млрд. 327 млн. сум акча бүленгән. Хәзерге вакытка бөтен эшнең 35 проценты башкарылган.
12 октябрьгә ТРның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе торак шартларын яхшыртырга теләүче ветераннар, тол хатыннар белән 1627 килешү төзегән. Бүгенге көндә әлеге программа буенча 189 кеше тораклы булган.
Казан шәһәренең махсус программасы буенча 390 ветеран килешү төзегән. Алар өчен 4 йортта төзелеш алып барыла. 45 ветеран өй туен бәйрәм иткән.
Андрей Ясько хәбәр иткәнчә, ветераннарны һәм тол хатыннарны торак белән тәэмин итү программаның вакыты чикләнмәгән һәм чиратка тагын күпме кеше басачагын да фаразлап булмый.