Министрлар Кабинетында космик эшчәнлек нәтиҗәләрен файдалану турында программа тикшерелде

Документ бер атна эчендә кабул ителәчәк

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында «2008-2010 елларда ТР социаль-икътисади үсеше өчен космик эшчәнлек нәтиҗәләрен файдалану» дигән республика программасы проекты хакында җентекле фикер алышу үтте. Татарстанда дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының көндәлек эшендә космик технологияләрне куллануны системага салуны күздә тоткан әлеге документ Федераль космик агентлык җитәкчесе Анатолий Перминов белән Геодезия һәм картография федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Виктор Александровка тәкъдим ителде. Утырышта шулай ук ТР Президенты Аппаратының, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, галимнәр, муниципалитетлар җитәкчеләре катнашты.
3 елга исәпләнгән программа проектын киң җәмәгатьчелек игътибарына ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җиткерде. Бу проект Татарстан Хөкүмәтенең әлеге агентлыклар белән уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Аңа 2007 елның мартында Калугада ул чактагы ил Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә узган Дәүләт Советы президиумы утырышында башлангыч бирелгән иде. Путин космос өлкәсендә эшчәнлекне илнең үсеше мәнфәгатьләрендә куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү бурычын куйган иде. Татарстан ул бурычны беренче булып гамәлгә ашыруга алынды. Республикада космик, навигация технологияләрен авыл хуҗалыгында, торак-коммуналь хуҗалыкта, транспорт тармагында, экология өлкәсендә куллану буенча беркадәр тәҗрибә тупланган иде. Авыл хуҗалыгында навигация технологияләре аеруча «Бәхетле-агро», «Золотой колос», «Саба» җәмгыятьләрендә актив кулланыла. «Чәчү чорында навигация җиһазлары белән тәэмин ителгән заманча техника куллану нәтиҗәсендә уңышны 17 процентка күтәрүгә ирешелде», – ди Аппарат җитәкчесе. Бүгенге көндә Татарстанда шәһәрара маршрутларда йөрүче 400 дән артык автобуска һәм 250 мәктәп автобусына даими спутник мониторингы урнаштырылган. Аларның хәрәкәте, урыны хакындагы мәгълүмат республиканың Пассажирлар ташу белән идарә итү үзәгенә алына. Агымдагы елда спутник навигация системалары белән министрлык-ведомстволарның автомобильләр паркы җиһазландырылачак. 2009-2010 елларда махсус хезмәтләрнең (ашыгыч ярдәм, янгын сагы, коткару, милиция) навигация чаралары белән җиһазландырылган бердәм диспетчерлык үзәге барлыкка киләчәк.
Татарстандагы барлык инфраструктураның диярлек космостан мәгълүматны кабул итәргә әзер булуы да аны төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше өчен программа әзерләүдә тәҗрибә мәйданы итеп сайларга җирлек биргән. Шамил Гафаров аңлатуынча, бүгенге көндә космик технологияләр куллануның 3 төп өстенлеге бар. Алар, беренчедән, Җирдәге объектларның төгәл мониторингын булдыру мөмкинлеген бирсә, икенчедән, җирләрне ызанлау кебек эшләрне сантиметрга кадәр төгәллек белән башкару мөмкинлеген тудыра, өченчедән, спутник элемтәсен киң кулланырга ярдәм итә. «2008-2010 елларда ТР социаль-икътисади үсеше өчен космик эшчәнлек нәтиҗәләрен файдалану» дигән республика программасы проектында беренче ике мөмкинлекне актив куллану күздә тотыла. Аерым алганда, ГЛОНАСС, GPS спутник системаларын кулланып транспортны мониторинглауны үстерү (министрлык, ведомство, муниципаль, махсус транспортны да кертеп), җир кишәрлекләрен ызанлау, төзелеш һәм проект эшләрен башкарганда объектларның координаталарын 1 см га кадәр төгәллек белән билгеләүнең бердәм кырын булдыру күздә тотыла. Белгечләр фикеренчә, космик технологияләр ярдәмендә төгәл координата булдыру, республикада күчемсез милек кадастрын төзүне тизләтәчәк. Җир эшләренең тизлеге арту эшнең бәясе кимүгә дә китерәчәк. Программа нигезендә шулай ук Республика космик мониторинг үзәген төзү ниятләнә. Ул, астрономия һәм геофизика өлкәсендәге зур казанышлары булган Казан дәүләт университеты базасында урнашачак. Әлеге үзәк дәүләт, муниципаль структуралар эшчәнлегендә кирәкле булган космик фотосурәтләрне зур күләмдә кабул итү һәм эшкәртү белән шөгыльләнәчәк. Сүз уңаеннан шуны әйтергә мөмкин, космик технологияләрне үзләштерүдә КДУ га зур өметләр баглана. Ректор Мәгъзүм Сәләхов белдергәнчә, бүген биредә әлеге өлкәгә кагылышлы 40 лап проект эшләнгән. Университет космик технологияләр өлкәсендә республиканы кадрлар белән тәэмин итүче төп уку йорты вазифасын үзенә алырга җыена. Биредә космик технологияләр өлкәсендә аерым факультет ачу нияте бар.
Космик технологияләр программасы шулай ук Татарстан буенча төрле масштабта нигез картографик материалны яңарту, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары өчен бердәм геомәгълүмат системасын булдыруны да эченә ала.
«2008-2010 елларда ТР социаль-икътисади үсеше өчен космик эшчәнлек нәтиҗәләрен файдалану» проекты «Электрон Татарстан» республика максатчан программасының ярдәмче программасы санала. «Электрон Хөкүмәт» проектын гамәлгә ашыру өчен төзелгән мәгълүмат, коммуникация инфраструктурасы космик эшчәнлектән алынган материалларны эшкәртүдә, дәүләт органнарын мәгълүмат белән тәэмин итүдә нәтиҗәле файдаланылачак. Татарстанда эшләнгән программа, Федераль космик агентлык җитәкчесе Анатолий Перминов аңлатуынча, федераль программаның состав өлеше булачак. Татарстанда тупланган тәҗрибә, алга таба илнең башка төбәкләрендә шушындый программалар эшләүгә этәргеч бирәчәк.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов космик технологияләр өлкәсендә кадрлар әзерләүгә кагылышлы кайбер тәкъдимнәрне исәпкә алып, әлеге программа проектына бер атна эчендә төзәтмәләр кертеп, аны шул вакыт эчендә тулаем кабул итү бурычын куйды. Программаның дәүләт заказчысы итеп ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге билгеләнгән. Аның җитәкчесе Николай Никифоров аңлатуынча, программаның гомуми бюджеты 590 млн. сум тәшкил итә. Аның төп чыганагы республика казнасы булса, федераль бюджетның да финанслауда катнашуы каралган. Билгеле булганча, хәзер «2009-2011 елларга РФ һәм аның төбәкләренең икътисади үсеше өчен космик эшчәнлек нәтиҗәләрен файдалану» дигән федераль максатчан программа әзерләнә. «Без кызу темплар белән эшләп, федераль программага салынган финансларның сизелерлек өлешен Татарстанга алырга уйлыйбыз»,– ди Николай Никифоров.