news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дистанцион эшләү өчен вакансияләр санының артуын фаразлыйлар

Бүген республика базарында 57 мең буш эш урыны бар.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанда 18 мең кеше читтән торып эшләү белән мәшгуль, иң югары күрсәткеч 60 мең кешегә җиткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

«Пандемия башланганнан һәм кайбер тармаклар буенча эшчәнлекне чикләү кертелгәннән бирле читтән торып эшләү дигән төшенчә барлыкка килде. Бүгенге көндә Хезмәт кодексында әлеге эш төренең хокукый хәлен җайга сала торган төзәтмәләр кабул ителде, читтән торып эшләүче хезмәткәрләрнең бурычлары һәм эш бирүчеләрнең таләпләре билгеләнде. Бу өлкә офис хезмәткәрләре өчен аеруча кулай», — диде ул.

Спикер читтән торып эшләү өстенлеген билгеләде. Мондый эш режимы мөмкин булган бизнес өчен бу экономия күзлегеннән караганда акланган. Шул рәвешле, бизнес алып баручыларның офис арендалау һәм эш урыннарын җиһазлау буенча чыгымы аз була. Читтән торып эшләү формасы киләчәктә тагын да киңрәк кулланылачак, диде Таҗетдинова.

Бүген республика базарында 57 мең буш эш урыны бар. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында якынча 17 мең кеше исәпләнә. Шулай итеп, хезмәт базарында персоналга мохтаҗ эш бирүчеләр арасында конкуренция күзәтелә. Хәзер һәр эш эзләүченең өч буш вакансия арасыннан сайлау мөмкинлеге бар, диде Таҗетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100