news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү проекты Думага тәкъдим ителде

Әлеге проект проект буенча эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2022 елның 1 гыйнварыннан индексацияләнергә тиеш.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). КПРФ фракциясе депутатлары төркеме партиянең рәисе Геннадий Зюганов җитәкчелегендә Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертте. Әлеге проект эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2022 елның 1 гыйнварыннан индексацияләү турында.

Документ парламентның түбән палатасы мәгълүматлары электрон базасында урнаштырылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Инициатива авторлары исәпләгәнчә, закон проектын 2022 елда гамәлгә кую өчен Россия Федерациясенең Пенсия фонды бюджетыннан 681,3 миллиард сум акча кирәк булачак.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне туктату турындагы закон Россиядә 2016 елның гыйнварыннан гамәлдә. Аз хезмәт хакы алып эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүне кайтару турында Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында берничә тапкыр тәкъдим ителде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү буенча хөкүмәткә тәкъдимнәр эшләргә боерды. Нәтиҗәдә Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән әлеге сорау буенча үз тәкъдимнәрен Министрлар Кабинетына юллаулары хакында әйтелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100