Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән районы башлыгы сайлау участогына «Копейка» машинасында килде
Машиналарның берсенең хуҗасы — Яшел Үзән районында яшәүче Альберт Бикбулатов. Ул Бело-Безводное авылында үз авто остаханәсендә раритет автомобильләрне реставрацияли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бердәм тавыш бирү көнендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев «Родина» мәдәният йортына «ВАЗ 2101», ягъни «Копейка» машинасында килде. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җитәкче машинаны очраклы гына сайламаган — берничә көн элек «Жигули» моделен чыгаруга 50 ел тулды. Михаил Афанасьев шулай ук үзенең күптәнге хыялы турында сөйләде. Район башлыгы «Копейка» автомобиле турында хыялланган икән, чөнки бу, аның фикеренчә, легендар машина.
«Тик хыялым тормышка ашмады — беренче авто иномарка булды. Ә бүген, бу үзенчәлекле көнне, хыялым тормышка ашты. Озакка булмасын. Бу бик күңелле хисләр, әйтерсең, балачакка әйләнеп кайттым», — диде ул.

Машиналарның берсенең хуҗасы — Яшел Үзән районында яшәүче Альберт Бикбулатов. Ул Бело-Безводное авылында үз авто остаханәсендә раритет автомобильләрне реставрацияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз