Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының сайлау участокларында грипптан прививка ясатырга була
Халыкка уңайлы булсын өчен медицина хезмәткәрләре сайлау участокларына килгән.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Тавыш бирү белән бер үк вакытта әлкилеләр грипп кебек йогышлы авырудан прививка ясата ала. Бу хакта район газетасы яза.
Вакцинациянең мобиль пунктлары Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, Базарлы Матак урта мәктәбендә, «Алина» спорт комплексында, Алексеевск аграр көллияте филиалында, Балалар иҗат йортында урнаштырылган. Район мәдәният йортында урнашкан 715нче сайлау участогында район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Лидия Волостнова кизү тора.
«Быел эпидемик сезон аеруча куркыныч булачак. Коронавируслы инфекция элеккечә зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә грипптан вакцинация бу чорда аеруча мөһим. Халыкка уңайлы булсын өчен медицина хезмәткәрләре сайлау участокларына килде. Күпләр форсаттан файдаланып, үзләрен грипптан саклану хәстәрен күрделәр», — диде Лидия Волостнова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз