Казан сайлау участогында тавыш бирүчеләр җиләк-җимешне бизәкле итеп кисәргә өйрәнә

Совет районының 174нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында «Көз бүләкләре» күргәзмәсе һәм карвинг буенча остаханә узды.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның Совет районының 174нче мәктәбендә урнашкан участок сайлау участогында «Көз бүләкләре» күргәзмәсе узды. Анда җирле халык карвинг һәм җиләк-җимешне матур итеп кисү буенча остаханәдә булды, шулай ук укучылар эшен карады.

«Көзге ярминкә — ул традицион чара, узган елларда балалар пенсионерларга җиләк-җимеш һәм яшелчә дә сатты. Ул 1 октябрь көнне Өлкәннәр көненә багышланган иде. Әмма быел коронавирус аркасында бөтен вазгыять үзгәрде, без аларга кул эшләрен генә куярга рөхсәт иттек. Һәм хәзер бездә „Көз бүләкләре“ күргәзмәсе яңа форматка күчте», — дип сөйләде 174нче мәктәп директоры Аида Ибраһимова.

Ул билгеләп үткәнчә, күргәзмәнең үз жюрисы бар, ул призлы урыннарны билгели. Мәктәп директоры сүзләренчә, район халкы сайлауларга баруның бәйрәм төсе алуына куана.

Кооператив институты студентларыннан мастер-классны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар җирле сайлаучыларга кабак, кишер, алма һәм башка яшелчә һәм җиләк-җимешләрне бизәкле итеп кисү сәнгатен күрсәтте.

«Бездә карвинг элементлары буенча зур булмаган остаханә уза. Ул туйларда фуршет өстәлләрен, җиләк-җимеш ризыкларын һәм букетларны бизәү өчен популяр. Без бүген яңа килүчеләр өчен зур булмаган элементлар күрсәтәчәкбез», — диде Казан кооператив институтының товарларны әзерләү һәм җәмәгать туклануы технологиясе кафедрасы укытучысы Оксана Петелина.