Биектауда яңа балалар бакчасына 300дән артык бала йөриячәк

Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан төзелгән

(Биектау, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Галия Илдарова). Бу көннәрдә Биектау авылында «Демография» илкүләм проекты кысаларында һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан төзелгән «Байгыш» балалар бакчасы ачылды. Анда 340 бала йөриячәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге тантанада Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Ул районда мондый бакчаның беренчесе булуын һәм Биектау кебек тиз үсүче районнарда белем бирү объектларының аеруча кирәклеген билгеләп үтте.

Бәйрәм тантана хуҗаларыннан, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң мөһим кешеләреннән — балалардан башланды. Алар, рус, татар һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләде.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгышында республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм бакчаның педагоглар коллективына йөкләнгән җаваплылык турында да искә төшереп үтте.

Рөстәм Кәлимуллин бакча мөдире Эльвира Дияровага бакча өчен проекция комплекты — проектор һәм экран алырга сертификат тапшырды. Шулай ук җитәкчеләр, проект һәм төзелеш эшләрен тиешле вакытка сыйфатлы итеп башкаручылар Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Республиканың мәгариф һәм фән министры җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Балаларын барлык шартлар тудырылган шушындый якты йортларга китерү һәр ата-ана өчен дә зур бәйрәмгә тиң. Тиздән балалар татар телендә дә, инглиз телендә дә җиңел сөйләшә башлаячак, дип ышанып әйтә алам. Балачакта алар барлык белемнәрне мамык кебек үзләренә сеңдерә, — диде ул.

Рафис Борһанов балалар бакчасына музыкаль комплекс алуга сертификат тапшырды. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина «Байгыш» балалар бакчасына шөгыльләр өчен модульле кечкенә машиналар һәм музыкаль үзәк бүләк итте.

Очрашуның тантаналы өлеше бакчаның символик ачкычын тапшыру белән тәмамланды. Кызыл тасманы кисеп, кунаклар яңа һәм якты балалар бакчасының ачык ишекләреннән эчкә узды.