news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр сайлауларда катнашты

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр Политтехник көллият бинасында урнашкан 1374нче сайлау участогында Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлады.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр сайлауларда катнашты. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр Политтехник көллият бинасында урнашкан 1374нче сайлау участогында Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлады. Бу көллият күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр күпләп яши торган урында урнашкан.

Сайлау комиссиясе рәисе Ирина Штычкова сүзләренчә, бу көннәрдә күрмәүче һәм начар күрүче сайлаучыларның күбесе күчмә тавыш бирүләре вакытында үзләренең тавышын биргән.

«Комиссия әгъзалары, сукыр гражданнар кандидатлар белән таныша алсын өчен, үзләре белән Брайль шрифтлы мәгълүмати материаллар алды», — дип сөйләде Ирина Штычкова.

Шулай ук сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларның алдан биргән гаризалары буенча аларның өйләренә дә чыкты.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot