Кукмарада активистлар Атлас Булатов исемендәге ял паркында чүп-чар җыйган

Кукмарада “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе старт алды.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның “Форпост” үзәге активистлары Атлас Булатов исемендәге ял паркы территориясендә чүп-чар җыйган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.  Кукмарада “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе старт алды. Аның кысаларында “Форпост” үзәге активистлары Атлас Булатов исемендәге ял паркы территориясендә чүп-чар җыю оештырдылар. Әлеге чара яшь буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән, диелә хәбәрдә.