news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Гүзәл Татарстан» проектында катнашучылар төшергән видеоны күрсәтте

Әлеге проектны Татарстан блогерлары былтыр башлаган иде.

Рөстәм Миңнеханов «Гүзәл Татарстан» проектында катнашучылар төшергән видеоны күрсәтте

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гүзәл Татарстан» (#ПрекрасныйТатарстан) проектында катнашучылар төшергән видеороликны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Гүзәл Татарстан. Татарстан блогерлары башлаган проект. Былтыр алар республиканың тугыз районында булып, гаҗәеп урыннарны күрсәтте. Быелгы җәйдә алар сәяхәтен дәвам итә. Югары Ослан районындагы матур табигать, тарих һәм хәзерге заман, хәтта робот та бар», диелә видео янындагы постта.

Әлеге язма азагына #ПрекрасныйТатарстан #ГазизВатаным дип хештеглар куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot