Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Татарстанда производствога кадрлар әзерләү механизмнары булдырылган
Казанда 12 — 14 августта «100% Татарстан. Мәгариф. Фән. Технологияләр. Хезмәт базары» онлайн-форумы уза.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Республикада беренче югары белем алган дипломлы белгечләрнең 65 процентка якыны ел дәвамында эш таба. Бу турыда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «100% Татарстан» онлайн-форумында хәбәр итте.
«Татарстан икътисад, социаль өлкә, процессларны цифрлаштыру белән бәйле төрле тармаклар өчен квалификацияле кадрлар әзерләү буенча Россиядә лидерлар рәтендә дип ышанып әйтә алам. Яшь белгечләрнең эшкә урнашу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Безнең республикада көчле сәнәгать потенциалы һәм авыл хуҗалыгы секторы булдырылды. Безнең предприятиеләр продукциясе Россия территориясендә генә түгел, аннан читтә дә конкуренциягә сәләтле», — диде Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, Татарстанда яшьләрне һөнәри эшчәнлеккә әзерләү процессында зур сәнәгать предприятиеләре катнаша, шул исәптән нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш, вертолетлар төзү, корабльләр төзү өлкәләрендә.
Казанда 12 — 14 августта «100% Татарстан. Мәгариф. Фән. Технологияләр. Хезмәт базары» онлайн-форумы уза. Чараларда катнашу өчен тыңлаучылар сыйфатында 11 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән 16 меңнән артык кеше (120 кеше белгеч буларак) теркәлде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз