Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Константиновка бистәсендә этләрне вакцинацияләүнең мобиль пункты эшли
Ветеринарлар бистә халкына бушлай консультация бирәчәк.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 14 августта этләрне вакцинацияләүнең һәм стерилизацияләүнең мобиль пункты Казанның Совет районының Константиновка бистәсендә эшләячәк. Теләгә булган һәркем үз хайваннарын ветеринарларга күрсәтергә алып килә ала.
Мобиль пунктта ветеринария табиблары тулы хезмәт комплексын күрсәтәчәк. Шәһәр халкы этләрен стерилизацияләү һәм төрле инфекцияләрдән вакцинацияләүдән тыш, ветеринария паспорты да ала алачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хуҗа теләге буенча этне чиплаштыралар яки колагына бирка куялар.
Йорт хайваннарын Интернациональ урамы, 24а адресы буенча 10:00–14:00 сәгатьләрдә чират буенча кабул итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, бистәгә мобиль пунктның килү графигы халыктан кергән гаризалар буенча төзелә. Аларны Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында 7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз