news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар армиядә хезмәт иткән вакытны эш стажына кертергә тәкъдим итә

«Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — ди Андрей Турчак.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен армиядә хезмәт итү срогын эш стажына кертергә мөмкинлек бирә торган закон проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылган. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Telegram-каналы хәбәр итә

«Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — дип белдерде проект авторларының берсе, «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак.

Бүгенге көндә эш стажы 42 елдан ким булмаган ир-атлар һәм стажы 37 ел тәшкил иткән хатын-кызлар вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу хокукына ия. Эш стажына бары тик эштә булган чор һәм больничныйлар гына кертелә.

Яңа закон проекты, кабул ителгән очракта, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot