news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин вафат

Татарстан җитәкчелеге якыннарының кайгысын уртаклашты.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 11 августта 93 яшендә Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин вафат булды. Татарстан җитәкчелеге аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Әнвәр Сафиуллин 1927 елда ТАССРның Әлмәт авылында туа. Ул колхозда дүртенче сыйныфтан эшли башлый. 1944 елның октябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар.

1951 елда демобилизациядән соң Сафиуллин «Бөгелмәнефть» идарәсенең нефть промыселларының берсендә эшче була. Бер елдан соң ул «Әлмәтнефть» идарәсенең 1нче участогында нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшкә керә һәм анда 35 ел хезмәт куя.

Ул үз укучылары өчен югары профессиональлек һәм осталык үрнәге булды, нефть чыгару процессларын даими камилләштерде, вакыт белән исәпләшмичә, җиһазларның торышы турында даими кайгыртты.

Берничә тапкыр Әнвәр Сафиуллина КПССның Әлмәт шәһәр комитеты әгъзасы, Әлмәт шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен Сафиуллин югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә. Алар арасында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе» мактаулы исеме, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан», «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре һ.б. бар.

«Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллин турындагы якты истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак», - диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республиканың башка югары затлары кул куйган кайгынамәдә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100