news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанга җәйнең кайчан әйләнеп кайтачагы хакында сөйләде

Киләсе атна башында Татарстан башкаласында көндез 19-22 градуска кадәр җылытыр дип көтелә.

КФУ профессоры Казанга җәйнең кайчан әйләнеп кайтачагы хакында сөйләде

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Чираттагы циклон Казанга яңгырлар һәм салкынча һава торышы алып килде, әмма шәһәргә әле җылы көннәр әйләнеп кайтачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Айның беренче ункөнлеге җылы, тәүлеклек уртача температура +18 градус булды. Августның икенче декадасы нормадан өч-дүрт градуска түбәнрәк булачак, хәзерге вакытта ул +17 градус тәшкил итә. Асылда, икенче ункөнлектә һава торышы сентябрьдәге кебек булачак. Без җылы һәм салкын дулкыннарны күзәтәбез. Циклон дулкыны бер атнадан да озаграк дәвам итә алмый. Шунлыктан салкын дулкын китәчәк, августның өченче декадасы җылы булырга тиеш, тәүлеклек уртача температура +15...+16 градус тәшкил итәчәк», - дип ачыклык кертте ул.

Переведенцев циклонның атмосфера фронтлары белән Казанга яңгырлар алып килүен искәртте. Нәтиҗәдә, төбәккә Арктикадан салкын һава килде.

РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 17 августтан Татарстанда җылыта башлаячак. Киләсе атна башында көндез һава температурасы +19...+22 градус тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100