news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан халыкара авиаэлемтәне 1 сентябрьдә яңадан башларга ниятлиләр

Роспотребнадзор белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы санитар-эпидемиологик вазгыятьне бер ай контрольдә тотканнан соң хәлиткеч карар кабул итәчәк.

Казаннан халыкара авиаэлемтәне 1 сентябрьдә яңадан башларга ниятлиләр
Алексей Угаров

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казан аэропорты 1 сентябрьдән халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау өчен рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта TourDom.ru порталы авиация даирәләренә якын торган чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, рейсларга карата кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дондагы һава аланнарында пассажирларны кабул итү һәм озатуның сыйфатын бәяләргә тиеш. Ведомстволар аэропортларның эшен 1 августтан ук күзәтә башлады», — дип ачыклык кертте басманың әңгәмәдәше.

Икенче чыганак билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, Екатеринбургтан чит илгә авиаочышларны яңадан башлау күздә тотыла. Казанга килгәндә, әлегә мондый ышаныч юк.

Хәер, һава аланнары халыкара авиаочышларны санитар-эпидемиологик вазгыять уңай булган очракта гына яңадан башлый ала.

«Татар-информ» агентлыгы Казахстанның 17 августтан Россиягә авиаочышларны яңадан башлаячагы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100