news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Татар-информ» агентлыгының 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды

Фотограф Рамил Гали сурәтләрендә суверенитет өчен көрәш, икътисади тетрәнүләр һәм башкалар чагылыш тапкан.

Казанда «Татар-информ» агентлыгының 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды
Рамил Гали

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).  Бүген Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Бу безнең тарих… » дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Анда Казан фотографы Рамил Гали 1980-1990 елларда иҗат иткән фотоельязма тәкъдим ителә.

«Хезмәттәшләр, барыгызны да әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм. Беренче шундый күргәзмә быел җәй көне Горький паркында ачылды. Фоторәсемнәр безнең республика тарихына багышланган. Күргәнебезчә, күргәзмә кешеләрдә кызыксыну уята. Фотографияләр безнең республиканың үсешен искә алу мөмкинлеге бирә», — диде күргәзмә ачылышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Мега»га килүчеләр игътибарына зур күләмле фотоельязма проектыннан 22 эш тәкъдим ителгән. Аклы-каралы уникаль фотографияләр сериясендә үзгәртеп коруның катлаулы вакытын, шул исәптән суверенитет һәм дин иреге өчен көрәшне, икътисади тетрәнүләр, «Казан феномены» һ.б. сурәтләнә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы берничә ел дәвамында «Татмедиа» бинасының беренче катында тематик фотокүргәзмәләр уздыра. Безнең бурыч — халыкка якын булу. Быел аларны башка урыннарда уздыру турында карар кабул ителде. Фотоэш — журналистикада иң мөһиме, ул кызыклы һәм катлаулы. Бу күргәзмә — үткәнгә экскурсия һәм кешеләргә кызыклы мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге», — диде «Татмедиа» АҖ һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков.

«Минем эшләрем бик озын юл узды. Мин аларны яшь журналист буларак төшердем. Шул вакытта безнең ничек яшәгәнебезне төшердем. Биредә барысы да гадел, барысы да ничек бар шулай күрсәтелгән, ялган юк. Әлеге архив үз вакытында Мәскәүдә, үзәк матбугатта тәкъдим ителгән иде. Аннары Казанга кайттым һәм үз эшләремне дә алып кайттым. Мин „Татмедиа“ һәм „Татар-информ“ җитәкчелегенә үз эшләремне тәкъдим итү мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәтлемен», — ди Рамил Гали.

Фотокүргәзмә «Татмедиа» галереясе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылды. Тиздән биредә тәкъдим ителгән эшләр саны артачак. Экспозиция 10 сентябрьгә кадәр ачык булачак, аны бушлай карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100