news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгрия Европа берлеге илләре арасында беренче булып россиялеләр өчен чикләрен ача

Венгрия Хөкүмәте 15 июльдән Россиядән ил территориясенә керүне рөхсәт итәргә ниятли.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Венгрия Хөкүмәте 15 июльдән Россиядән ил территориясенә керүне рөхсәт итәргә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы Венгриянең Мәскәүдәге илчелегенә сылтама белән хәбәр итә.

«Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән эпидемиологик чаралар кысаларында 2020 елның 15 июленнән Венгриягә керү кагыйдәләре үзгәрә. Венгрия эпидемиологлары карары нигезендә, Россия «сары» зонадагы (Covid-19 таралу куркынычы зур булган илләр «сары» һәм «кызыл» зоналарга бүленгән) дәүләтләр арасына керде», - диелә илчелек хәбәрендә.

Россиядән килгән Венгрия гражданнары һәм ил гражданы булмаган затлар ил территориясенә кергәннән соң медицина тикшерүе узарга һәм ике атналык карантинда утырырга тиеш. Соңгы биш көндә коронавируска 48 сәгать интервал белән үткәрелгән ике тест та тискәре нәтиҗә күрсәткән очракта карантинга озатмаячаклар. Боларның барысы да венгр яки инглиз телендәге документ белән расланырга тиеш.

Илчелектә билгеләп үтүләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелгән чит ил гражданнарын Венгриягә кертмәячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100