news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Әлеге вазифага шәһәр Советы сессиясе вакытында Денис Баландин сайлап куелды.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәренең Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазифаны моңа кадәр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Денис Баландин башкарачак.

Башкарма комитет җитәкчесен ачык тавыш бирү юлы белән сайлау процессы Түбән Кама шәһәр Советы сессиясе вакытында үтәлгән. Шәһәр Советының 22 депутаты Денис Баландин өчен тавыш биргән. Ул Түбән Кама хакимиятендә 2015 елдан бирле хезмәт куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot