news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог фастфудны ашау өчен иң кулай вакытны әйтте

Табиб сүзләренә караганда, иртән алмашу процесслары тизрәк бара, шуңа күрә көн дәвамында организм артык калорияләрне «яндырырга» сәләтле.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ» ).Табиб-диетолог Елена Соломатина тәүлекнең кайсы вакытында фастфудны фигурага зыян китермичә ашарга мөмкин булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, иртән организмда матдәләр алмашу процесслары тизрәк бара, шуңа күрә көн дәвамында организм артык калорияләрне «яндырырга» сәләтле.

Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, бу тәкъдим, нигездә, актив яшәү рәвеше алып баручы яшьләргә кагыла.

«Актив яшьләргә фастфуд ашарга мөмкин, өлкән кешедәге кебек үк, аларда артык авырлык сизелмәс тә», — диде ул «Вечерняя Москва» белән әңгәмәдә.

Төнлә матдәләр алмашу процесслары шулай ук эшли, әмма алай ук интенсив түгел, диде Соломатина.

«Шуңа күрә шартлы гамбургер, һичшиксез, кичектереләчәк, без аны ашый алмыйбыз», — дип тәмамлады диетолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100