news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч ышанычлы парольне ничек уйлап табарга һәм онытмаска кирәклеге хакында сөйләде

Ышанычлы пароль уйлап табу процессында исемнәрне, хайван кушаматларын, әһәмиятле даталарны (әйтик, туган көннәр) кулланмаска кирәк.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Парольнең ышанычлылыгын саклау һәм онытмас өчен аның саклау алымы, күләме һәм әледән-әле яңартылуы турында кайгыртырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Касперский лабораториясе белгече Дмитрий Галов хәбәр итте.

Эксперт әйтүенчә, интернеттагы һәр аккаунт өчен россиялеләрнең бары тик 39 проценты гына аерым парольләр уйлап таба.

«Кешеләр үз мәгълүматлары һәм аккаунтларына җаваплырак карый башлады, әмма, икенче яктан, цифрлы грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсе әле һаман да югары түгел», - диде Галов.

Моннан тыш, белгеч идеаль пароль рецептын (саннар, тыныш билгеләре, шулай ук баш һәм юл хәрефләре комбинациясе) атады. Шул ук вакытта, шифрның озынлыгы ким дигәндә 16 символ тәшкил итәргә тиеш. Ышанычлы пароль уйлап табу процессында исемнәрне, хайван кушаматларын, әһәмиятле даталарны (әйтик, туган көннәр) кулланмаска кирәк. Мондый мәгълүматлардан һәр кулланучы хәбәрдар, бу исә аккаунтның саклану дәрәҗәсен сизелерлек киметә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100