“Татар-информ”да - Татарстанда хайваннарга янаган йогышлы авырулар турында сүз барачак

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 13 июль , "Татар-информ"). Бүген  - 13 июльдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинг-залында матбугат конференциясе “Хайваннарда йогышлы авырулар: Татарстанга нинди куркыныч яный?” темасына багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов катнашып, журналистларның сорауларына җавап тотачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.