news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ау хуҗалыгы вәкилләре Татарстан Дәүләт Советының коралга бәйле мөрәҗәгатен хуплады

Корал алу процедурасын катлауландырырга кирәк, дип саный «Беркут» ау хуҗалыгы вәкиле Юлия Кирьянова.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның ау хуҗалыгы вәкилләре республика парламентының «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы инициативасын хуплады. Сунарчыларның фикерләрен «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе дә тыңлады.

«Элек кеше бер ел кандидат булып исәпләнә иде. Ул ауга коралсыз гына барды. Кандидат дәвамында тәҗрибә туплады, ә сунарчылар аны күзәтте. Аннары ике аучы кандидатны үз «канаты» астына алды, аның утлы корал белән эш итәргә сәләтле булуын раслады. Корал хуҗаларының җаваплылыгын арттыру өчен әлеге тәҗрибәне кире кайтарырга кирәк дип саныйм», - диде «ТР балыкчылар һәм аучылар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Олег Скопьюк.

«Корал алу процедурасын катлауландырырга кирәк, мондый көн килеп җитте. Ул чагында күңелендә ышанычы булмаган яки корал аңа ни өчен кирәклеген белмәгән кешеләр төшеп калачак. Кеше 21 яшьтә аңа корал чыннан да кирәкме-юкмы икәнлеген аңлый дип саныйм», - диде «Беркут» ау хуҗалыгы вәкиле Юлия Кирьянова.

Янтык ау хуҗалыгы вәкиле җаваплылыкны үз өстеңә алу тәҗрибәсе Татарстанда ау культурасын күтәрергә ярдәм итәр дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot