news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада көчле җил Сабантуй мәйданында батутларны очырды

Сабантуйның иң кызган вакытында күкне кара болыт каплады.

(Арча, 13 июн, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арчада Сабантуйның иң кызган вакытында күкне кара болыт каплады. Кояшлы матур көнне көчле җил, яңгыр һәм боз алыштырды.

Арча Сабантуенда күңелле итеп ял итүче халык стадионда калды. Социаль челтәрләрдә чыккан видеодан күренгәнчә, кибетләр рәтендә палаткалар, батутлар оча, өстәл, урындыклар авып ята.


news_right_1
news_right_2
news_bot