news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Сабан туенда ат чабышында кызлар да катнашты

Иң яшь катнашучы 6 сыйныфта укый, ә иң өлкәненә - 58 яшь.

Апас районы Сабан туенда ат чабышында кызлар да катнашты
http://apastovo.ru

(Апас, 13 июнь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас Сабан туенда ат чабышы оешкан төстә узды. Ат өстендә җилдерүче кызларны күреп, халык аеруча да сокланды. Чабышкылар ике төркемдә узышты — эш атлары һәм аргамаклар.

Ел саен Борнаштан Исламия Җәләлиева ат чабышында катнаша. Быел аңа Чүрибураштан Чулпан Әшрәфҗанова да катнашты. Чулпан 6 сыйныфта укый. Ул иң яшь катнашучы буларак, бүләккә дә лаек булды. 58 яшьлек Рәис Абдуллин иң өлкән катнашучы буларак бүләкләнде.

Эш атлары арасында җиңүчеләр барысы да Кабыккүпер авылыннан. Алар «Апас-мол» берләшмәсендә эшлиләр. Беренче урында — Андрей Кузьмин, икенче урында — Евгений Егоров, өченче урында — Андрей Гыйззәтуллин.

Аргамаклар арасында 1 урында Чүрибураштан Рамил Әшрәфҗанов, 2 урында — Тутайдан Илназ Сәмигуллин, өченче урында Тутайдан Рамил Мөхәммәтҗанов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100