news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның суд приставлары өйрәнүләр уздырды

Алар көтелмәгән хәлләргә әзерлекне ныгыта.

Азнакайның суд приставлары өйрәнүләр уздырды
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 13 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакайда е​​​л әйләнәсендә суд приставлары террорчылыкка һәм башка көтелмәгән афәтләргә әзерлекне ныгытып, өйрәнүләр уздырып тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шушы көннәрдә эчке эшләр бүлеге, Гражданнарн оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән берлектә үткәрелгән чираттагы өйрәнүләрдә хезмәткәрләр үзләрен гадәттән тыш хәлләрдә дөрес тотуларын, таләпләрне төгәл белүләрен үз гамәлләре белән раслады. Өйрәнүләр алга таба да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot