Танылган татар астрофизигы Рәшит Сюняев Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты булды

Галимгә премияне Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Дөньядагы иң танылган татарларның берсе, астрофизик, Европа Фәннәр академиясе әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, КФУның мактаулы профессоры, Германиядәге Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры Рәшит Сюняев (Сүнәев) Россия Федерациясенең 2016 елның фән һәм технологияләр өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Тантаналы бүләкләү чарасы Россия көненә туры килде һәм кичә, 12 июньдә, Мәскәү Кремлендә узды. Кара тишектә матдәләрнең дисклы аккрециясе теориясен уйлап тапкан өчен, премия Рәшит Сюняевкә һәм аның хезмәттәше - физика-математика фәннәре докторы, МГУ профессоры Николай Шакурага тапшырылды.

2013 елның мартында, Рәшит Сюняәевнең 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә, Казанда Рөстәм Миңнеханов исеменнән галимгә "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены тапшырылган иде.

Белешмә өчен. Күренекле астрофизикларның берсе, фундаменталь хезмәт нәтиҗәләре теоретик астрофизика һәм физик космология дәреслекләренә һәм университет курсларына кертелгән галим буларак дөньякүләм танылу алган Рәшит Гали улы Сюняев (Сүнәев) 1943 елның 1 мартында Ташкентта татар гаиләсендә туган. Мәскәү физика-техника институтында һәм аспирантурасында белем алган, аларны 1966 һәм 1968 елларда тәмамлаган. СССР ФАнең Кулланма математика институтында эшләгән, 1973 елда физика-математика фәннәре докторы, профессор булып җитешкән. РФАнең Космик тикшеренүләр институты югары энергияләр астрофизикасы бүлегенә һәм лабораториясенә җитәкчелек иткән, 1992 елдан ул – шушы институт лабораториясе җитәкчесе, баш фәнни хезмәткәр, Макс Планк исемендәге җәмгыятьнең Астрофизика институты директоры, “Письма в Астрономический журнал” журналы баш редакторы.

Р.Сюняевнең хезмәтләре 2 дистәләп халыкара һәм Россия премияләре һәм төрле илләрнең фәнни җәмәгатьчелеге медальләре белән билгеләнгән, дистәдән артык академия һәм шул чама фәнни җәмгыять аны үзенә әгъзалыкка кабул иткән.