«Кунак картасы» — кулланучыны алдауда тагын бер яңа ысул

«Кунак картасы» — кулланучыны алдауда тагын бер яңа ысул

(Казан, 13 июнь, Татар-информ, Алсу Наматова). Узган айда Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенә 594 кулланучы мөрәҗәгать иткән. Үткән елның май аендагы саннар белән чагыштырганда бу 10 процентка күбрәк. Бу хакта инспекциянең кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү бүлегенең башлыгы Дина Майлова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, шикаятьләрнең 14,8 проценты сыйфатсыз хезмәт күрсәтү өлкәсенә карый.

А. Симина 2006 елның ноябрендә руль артында трассадан барганда һава торышының начар торуы сәбәпле, кувейтка килеп төшә. ЮХИДИ хезмәткәрләре алып барган тикшерүдә машинаның ватык урыннары теркәлә. Иминият компаниясенә барлык кирәкле документларның вакытында тапшырылуына карамастан, оешма хезмәткәрләре аңа килешү нигезендәге 140 мең сумнан бары тик 11 мең сумны гына кайтара. Кулланучы хокукларын яклау инспекторлары 81 937 сум акчаны А. Симинага кайтарырга ярдәм итә.

Соңгы араларда популярлашкан «кунак картасы» да республика халкында еш кына төрле аңлашылмаучылыклар тудыра. Аларны сату өчен таратучылар нинди генә хәйләкәрлекләргә бармый. Кулланучы Г.Сафина «Ак Барс» банкына беркетелгән бассейнга йөрү өчен махсус карта сатып алуны отышлырак булыр дип уйлаган. Карта турындагы барлык мәгълүматны таратучы телдән генә әйтеп биргән. Чынлыкта исә, әлеге карта хуҗасы бассейнга бушлай йөрергә түгел, ә ташлама алу мөмкинлеген генә бирә. Анысы да кулланучы өчен уңайлы вакытта түгел, ә бассейн хезмәткәрләре билгеләгән «буш» вакытта гына. 450 сумлык карта сатып алган Г. Сафина, дәгъва белдереп, ТР алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать иткән. Инспекция хезмәткәрләре кулланучыга акчасын кире кайтарырга ярдәм иткән.

Дина Майлова сүзләренә караганда, май аенда кабул ителгән дәгъваларның 594-ендә кулланучы хаклы дип табылган. Сыйфатсыз тауар һәм хезмәт күрсәтелү нәтиҗәсендә кулланучыларга 1 217,5 мең күләмендәге акча кире кайтарылган.